Шыгырдан кызы Минабутдинова Карина турникта тартылып уйнаганда кинәт үлеп китә.Аңа нибарысы 13 кенә яшь була. Әти-әнисенең, якыннарының җанында тирән яра. Инде елы да җитеп бара- яралар төзәлергә һич юк чара! Бала! Бик җәл.
Үсеп тә җитмәгән идем
Уйнап та туймаган идем
Көлеп тә туймаган идем
Җырлап та туймаган идем...
Дөньядан иртә киттем.
Әти, әни, әби, сеңелем
Барыбыз бер җан булып.
Гомер итә идек бергә
Бәхетле гаилә булып
Әнием бәгърем, назлап-сөеп
Тулы бәхетле иттең
Сердәшем дә киңәшчем дә
Әнием ул син идең.
Әбием, һәрбер иртәләрдә
Миңа карап шатландың
Кызыбыз үсеп бара дип
Эчтән генә куандың.
Әбием туган көнеңә
Ни генә бүләк итим
Мин бит синең яраткан кызың
Ничек инде онытыйм.
Әтием, бәгърем, җил тидерми
Шушы яшькә җиткердең
Кичерегез, зинһар мине
Авыр кайгы китердем.
Үрнәк идем һәр эштә дә
Укуда өлгер идем
Президент ярышларында
Җиңүче булырмын дидем.
Ярышларның нәтиҗәсе
Белмәдем ачы буласын
Әнием-бәгырем югалтты
Алтын кебек баласын.
Рәхәтләнеп урамда уйнагач
Өемә дип ашыктым
Мин яраткан пиццаны
Әнкәй кисәр, ачыктым
Сигез тулгачтан әнкәем
Әйткән иде, кайтырсың
Бер турникта тартылыйм әле
Көнем бушка узмасын.
Яулыгымны ипләп кенә
Бәйләп куйдым башыма
Иякне тидерер өчен
Җайлап куйдым аз гына.
Инде бик күп мәртәбәләр
Тартылдым, хәлем бетте
Җитәр төшәм дигән чакта
Бәхетсезлек мине көтте
Ах, бу яулык ник шуый соң
Тыным кысыла бугай
Бәргәләндем, өзгәләндем
Яулыкны җибәр, Ходай!
Өметләнеп көттем, Әнкәй
Он алырга чыгар диеп
Хәлдән тайдым да буйсындым
Язмышым шулдыр диеп.
Әнкәй, Ходай күзләреңне
Ник соң болай каплады
8 ел көткән балаңны
5 минутта тартып алды.
Ярты сүздән без аңлаштык
Һәр чакта да, әнкәем
Бигрәк кайгыларга салдым
Түз инде, бәгырькәем.
Туганнар елый илереп
Юатыр сүз табалмыйм
Әнкәй, сибелгән гайбәтне
Җыеп та ала алалмыйм
Зәһәр телләр белми-нитми
Юк бәлалар такмагыз
Әниемне, алтынымны
Тагын утка салмагыз.
Ишетсәгез гозеремне
Рәхмәтле булыр идем
Тагын бәлаләр яксагыз
Бик рәнҗеп ятар идем
Минем гаиләм күргәннәрне
Күрергә һич язмасын
Бәхетсезлек ишек какты
Моны кемнәр аңлар соң?
Китәм инде, китәм ерак
Күчәм башка дөньяга
Сабырлыклар бирсен Ходай
Мине яратучыларга.
Дания Салахова. (Әнисе Лилия үтенече буенча язылды)